«Ислам нуры»: түгәрәк өстәл (12+)

25 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.  

Ислам нуры
IMG_20220525_140812_resized_20220526_023355827
IMG_20220525_140838_resized_20220526_023356318
IMG-20220525-WA0004 (2)

Чара барышында Россия һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Сафин кунакларны Идел Болгары һәм Татарстан тарихы белән таныштырды. Язучының шәхси коллекциясеннән борынгы артефактлар ярдәмендә түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзләренең тарихка катнашы барлыгын тоя алды. 
Очрашу кунаклары Идел Болгарында ислам кабул ителү темасына кагылышлы кызыклы мәгълүмат һәм үз белемнәре белән уртаклашты, 21 май көнне Болгарда узган «Изге Болгар җыены» бәйрәм чарасы турында хис-кичерешләрен белдерделәр. 
Китапханәбезнең актив укучысы Гүзәл Кыям кызы Сәләева файдалы мастер-класс тәкъдим итте. Ул хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча дәресләр күрсәтте. 
Чара азагында һәр катнашучы «Ислам Нуры» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятны сайлап ала алды. 
Очрашу тере аралашу һәм үзара кызыксыну рухында узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: